Гагарин чоры (6+)

14 нче санлы китапханәдә, «Оранжевый квадрат» танып белү-иҗади клубы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Космос серләре» дигән белем сәгате үткәрелде.

IMG-20210414-WA0008
IMG-20210414-WA0019
IMG-20210414-WA0015

Чара өчен Кояш системасы макеты әзерләнде, аның мисалында балаларга космос турында мәгълүмат бирелде. Укучылар кешелек тарихында космос чорын ачып җибәргән дөньяда беренче ясалма иярченне җир тирәли орбитага чыгару турында белде. Исемнәр йолдызлыгында иң данлыклылары – планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин һәм баш конструктор, академик Сергей Павлович Королев исемнәре. Балаларга планетаның беренче космонавты Ю.Гагарин белән космик корабның старт алуы турында видеоязма һәм «Космоста 108 минут» презентациясе күрсәтелде. Китапханәче Юрий Алексеевичның авыр балачагы, яшьлеге һәм белем алуы турында сөйләде. Укучылар «Космонавтика тарихы битләре буйлап» фильмыннан өзекне карады. Чара азагында «Гагарин чоры» күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды, анда балалар космос, йолдызлар һәм планеталар турында китаплар белән танышты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: